news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Буа театры Казахстандагы халыкара фестивальдә Татарстан данын яклаячак
Театр эксперементаль спектакльләр фестивалендә "Абага" спектаклен күрсәтәчәк.
Скопировать ссылку

Салават Камалетдинов/архив
(Казан, 1 апрель, "Татар-информ"). Буа Дәүләт драма театры Актүбә шәһәренә нигез салынуга 150 ел тулу уңаеннан уздырыла торган Халыкара эксперементаль спектакльләр фестивалендә катнашачак. Бу хакта Актүбә татарлары һәм башкортларының "Шатлык" этно-мәдәни берләшмәсе хәбәр итә.
Буа театры фестивальгә Ркаил Зәйдулла әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Абага" спектаклен алып барачак.
Фестиваль 16-21 апрель көннәрендә узачак. Анда Казахстан театрларынан тыш, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әрмәнстан театрлары катнашулары көтелә. Артистлар өчен иҗади лабораторияләр оештыру күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2