news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа театры Казахстан һәм Үзбәкстанга гастрольләре өчен Аманулла әсәрен яңарткан

Театр Казахстан һәм Үзбәкстан гастрольләренә үз автобуслары белән 16 сентябрьдә кузгала.

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа театры Казахстан һәм Үзбәкстан гастрольләре өчен үз репертуарында булган Аманулла әсәрен яңарткан. Бу хакта «Татар-информ»га Буа дәүләт театры директоры Раил Садриев хәбәр итте.

Театр Казахстан һәм Үзбәкстан гастрольләренә үз автобуслары белән 16 сентябрьдә кузгала. Быелгы гастрольләр – театрның Казахстанга өченче ел рәттән баруы.

«Юллар нинди булуга карамастан, икътисади яктан файдалы булмауга карамастан, без монда киләчәкбез. «Акча өчен килмибез, татарлар өчен киләбез», дигән идем. Программа-минимум - таш яуса да, өч ел киләбез, максимум программа – биш ел», - ди Раил Садриев.

«Казахстанга бару җиңел түгел. Әмма андагы татарлар безне көтә. Ул гына да түгел, без Казахстанның күп театрлары белән дуслаштык. Алар безнең фестивальләргә дә килә башладылар. Тел якын, дин бер. Алар бик кунакчыл, театраль халык. Алма-Атага барып җиткәч, Үзбәкстанга ерак калмый», - ди театр директоры.

Быел Буа театры Казахстан аша Үзбәкстанга чыгарга да ниятли. Бу аларның Үзбәкстанга беренче гастроле булачак.

Казахстан һәм Үзбәкстан өчен Буа театры Аманулланың «Әкәмәт кәмит» әсәрен яңарткан. Чөнки театрдан комедияләр сораганнар. Хәзерге вакытта куела башлаган «Му-му» спектакленең дә беренче тамашачылары Казахстан татарлары булачак. Ә өченче спектакль итеп нәрсәне алып бару турында театр әле уйлый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100