news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа театры Кайбычта спектакль күрсәтә

Олы Кайбыч авылы мәдәният йорты сәхнәсендә “Адвокат” спектакле куелачак.

Буа театры Кайбычта спектакль күрсәтә
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ"). 16 февральдә Олы Кайбыч авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Буа дәүләт сатира театры артистлары “Адвокат” спектаклен тамашачыга тәгъдим итәчәк. Бу турыда Кайбыч районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Сайтта театрның турында болай дип язылган: “Уңышлы адвокат, ул үзенең һөнәри биеклегендә, кеше хыялланырга мөмкин булган барлык нәрсәләргә ирешкән,әмма тормыш кадерен югалткан һәм бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләргә тончыгып яткан вакытта аның артыннан үлем килә. Ул, әлбәттә, моңа әзер түгел, әле эшләнәсе эшләре дә бихисап. Әмма аңа икенче шанс бирелә һәм аның ялгышырга хакы юк.”

Спектакльне автор Тәбрис Хәкимов, драматург - гамәлдәге адвокат, режиссер Зиннур Сөләйманов, сәнгать җитәкчесе Раил Садриев төркеме сәхнәгә куйган.

Башлана: 19.00.

news_right_1
news_right_2
news_bot