news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа театры Камал сәхнәсендә зур имтихан тота – Әзһәр Шакиров

Буа театры 100 еллыгы уңаеннан зур гастрольләр турын Казаннан башлап җибәрде.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 13 гыйнвар көнне Камал театры сәхнәсендә “Кияүләр” спектакле белән Буа театрының гастрольләре башланып китте. Әлеге гастрольләр 2007 елда дәүләт театры буларак ачылган Буа драма театрының 100 еллыгына багышланган.

Спектакль башланыр алдыннан театрны Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров, Казандагы “Буа” якташлык җәмгыяте президенты Ирек Закиров, театрның попечительләр советы рәисе Ислам Әхмәтҗанов котлады. “Буа шәһәрендә профессиональ театр ачылу үзе бер могҗиза”, диде Әзһәр Шакиров һәм Камал театры сәхнәсендә “беренче зур имтихан тотулары” белән котлады. Ислам Әхмәтҗанов “Ялгыз сыерчык яз китерми” дигән халык әйтеменә төзәтмә кертергә чакырды һәм театр оештыра алган Раил Садриевны мисал итеп китерде.

“Кеше дөньяга буш килә, буш китә. Гомерен үзе белән алып китә алмый торган байлык туплап әрәм итә. Үзең белән рухи ризыкны һәм кичерешләрне генә алып була”, дип тамашачыга фәлсәфи фикерләрен җиткерде Раил Садриев.

“Без театр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Акча ягыннан да попечительләр советы мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша”, диде “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Буа татар дәүләт драма театрының попечительләр советы рәисе Ислам Әхмәтҗанов.

Театрның беренче спектакле тулы залда узды. Спектакльне карарга Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин килгән иде.

Кичәге спектакльне “Татар-информ” онлайн трансляцияләде.

Бүген Камал театры сәхнәсендә - Буа театрының Зөлфәт Хәким пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган “Килә ява, килә ява” спектакле.

Белешмә. Театр үзенең тарихын 1917 елның 4 мартында Вакытлы Хөкүмәт рөхсәте белән куелган беренче спектакльдән башлап саный. Бу «Казанга сәяхәт» дип аталган спектакль була. 1918 елда шәһәрдә Салих Сәйдәшев, Ситдыйк Айдаров һәм Фәйзи Биккинин җитәкчелегендә сәнгать мәктәбе һәм 20 кешедән торган драма труппасы оеша. Театрда төрле елларда «Сәйяр» труппасы актерлары булган Камал I, Камал II, Барый Болгарский, Гөлсем Болгарская, Шакир Шамильский, Галия Камская, Ситдыйк Айдарский, Зөләйха Богданова һ.б. уйный. 1924 елдан театрны татар театрына нигез салучыларның берсе Барый Тарханов җитәкли, аның башлангычы белән 1924 елда Буа драма театры өчен махсус бина төзелә. 2002 елда Раил Садриев Буа районы мәдәният йортында “Гөргөри кияүләре” спектаклен куя башлый. Биш елдан халык театры Буа татар дәүләт драма театры булып ачыла. “Гөргөри кияүләре” спектакленең Буа театры версиясен пьеса авторы Туфан Миңнуллин исән чагында үзе дә күргән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100