news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа театры ике атна эчендә Башкортстанда 28 спектакль күрсәткән

Буа театры ике атна эчендә Башкортстанда 28 спектакль күрсәткән

Буа татар дәүләт театры 14 көн дәвамында Башкортстанда 28 спектакль күрсәтте.

«Бәләбәй шәһәрендә «Бәхеткә юл кайда?» спектаклен күрсәтеп гастрольләргә нәтиҗә ясыйбыз. Без Башкортстан тамашачысына бик рәхмәтле. Без йөрәккә үтеп керерлек спектаклебез белән алар күңеленә хуш килдек дип уйлыйбыз», – дигән Раил Садриев спектакль алдыннан видео яздырып.

Буа театры Башкортстан тамашачысына ике спектакль алып чыккан. Көндез ул балалар өчен Тургеневның «Муму» әсәре буенча «Барыня» спектаклен күрсәтсә, кич Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган спектакльне тәкъдим иткән.

«Безнең артистларыбыз бик тырышлар. Төяләбез дә чыгып китәбез. Без бөтен Башкортстанны әйләнеп чыктык дисәк тә була», – ди Раил Садриев.

Буа театры Дүртөйле, Борай, Иске Балтач, Яңавыл, Тәтешле, Аскын, Нефтекамск, Кушнаренко, Стәрлетамак, Стәрлебаш һәм башка авыл-шәһәрләрдә спектакльләрен күрсәткән

news_right_1
news_right_2
news_bot