news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа театры халыкара фестиваль үткәрүе турында игълан итте

12 – 22 март көннәрендә Буада “Идел-Урал” халыкара фестивале үтәчәк.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 12-22 март көннәрендә Буада “Идел-Урал” халыкара фестивале үтәчәк. Бу хакта бүген Буа татар дәүләт драма театры гастрольләре башланыр алдыннан Камал театрында уздырылган матбугат конференциясендә театр белгече Нияз Игъламов хәбәр итте. Программа инде төзелгән. Фестивальгә Монголия, Казахстан театрлары киләчәк. Фин-угыр театрлары үзләренең иң кызыклы эшләрен китерә.

Мәгълүмат өчен. 2016 елда Буа театры март ае дәвамында унтугыз театр коллективын чакырып, театр айлыгы уздырган иде. Буада “Ният” региональ балалар театры фестивале дә уздырыла. Театраль җыеннар уздыру буенча тәҗрибә туплаган Буа татар дәүләт драма театр, ниһаять, халыкара фестиваль уздырачагын игълан итте. Бу эштә театрга фестивальләр оештыру буенча шулай ук шактый тәҗрибәле театр белгече, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов ярдәм итә.

Буа дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев шәһәрнең халыкара фестивальләр уздыру өчен логистика ягыннан бик уңайлы урынга урнашканлыгына басым ясады. Бу шәһәре федераль трасса янында утыра, ерак түгел - Ульяновски аэропорты белән Тәтеш пристане.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100