news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа театры халыкара фестиваль үткәрә

Чарада Монголия, Швейцария, Финляндия, Казахстан, Молдавия, Украина, Белоруссия, Мәскәү, Санк-Петербургтан театр коллективлары катнашачак.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Май аенда Буада “Буа” халыкара театр фестивале үтәчәк. Фестивальдә Монголия, Швейцария, Финляндия, Казахстан, Молдавия, Украина, Беллоруссия, Мәскәү, Санк-Петербург, Мари Эл Республикасы театр коллективлары, курчак театрлары катнаша. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Буа дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев хәбәр итте.

“2016 елда Буа театры март ае дәвамында унтугыз театр коллективын чакырып, театр айлыгы уздырган иде. Быел, ниһаять, ун көн дәвамында “Буа” фестивален халыкара дәрәҗәдә уздырачакбыз. Ул Тәтеш, Кайбыч һәм Буа район үзәкләрендә үтәчәк. Жюри комиссиясенә Мәскәү критигы, драматург, педагог, “Алтын битлек” милли театраль премиясенең экспертлар советы әгъзасы Александр Вислов чакырылды. Әлеге чарада барлыгы 31 театр коллективы катнашыр, дип көтелә. Фестиваль кысаларында үзебезнең театрыбызның географиясен киңәйтеп, аны күтәрәсебез һәм танытасыбыз килә. Фестиваль Буаның йөзенә әйләнергә тиеш”,- Раил Садриев.

Халыкара фестивальгә Россиянең танылган кино һәм театр йолдызы Сергей Безруковның да килүе көтелә. Ул халык оркестры белән “Нәни принц” спектаклен куячак.

Фестивальнең репертуарында этник кыйссалар, чит ил классикасы, заманча драматургия урын ала. Барлык милли театрлар да үз телләрендә спектакль куя, рус теленә тәрҗемә дә булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100