Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буа театры беренче тапкыр Илгиз Зәйниев пьесасын куйды
«Борһан йорты» –драматургның берничә ел элек «Яңа татар пьесасы»нда җиңгән әсәре.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа театрында режиссёр Лилия Әхмәтова яңа спектакльне сәнгать советына тапшырды. «Борһан йорты» спектакленең беренче тамашачылары арасында «Татар-информ» хәбәрчесе дә бар иде.
«Борһан йорты» — Илгиз Зәйниевның берничә ел элек «Яңа татар пьесасы»нда җиңгән әсәре. Әмма аның татар театрында куелганы булмады. Пьеса беренче мәртәбә Азәрбәйҗан яшьләр театрында куелды.
Быел әлеге әсәрне Лилия Әхмәтова Буа театры җитәкчелегенә тәкъдим иткән. Буа татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев әсәрне ошаткан. Бу театрда моңарчы Илгиз Зәйниев әсәрләре куелган булмаган.
Дүрт күренештән торган әсәрдә вакыйгалар гаилә башлыгы булган Борһанның вафатыннан соң өчесе, җидесе, кырыгы һәм елы көннәрендә бара. Тамашачы ныклы гаиләнең җимерелү тарихы шаһиты була.
Театр җитәкчесе Раил Садриев әсәрнең финалына ризасызлык белдерде. «Кешедә өмет калырга тиеш. Бу заманда тамашачыга өмет калдырмаган әсәр күрсәтергә ярыймы?», — дип сорау куйды ул.
Әсәр театр репертуарына алыначак. Спектакльнең финалына кайбер үзгәрешләр кертелергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз