Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буа театры Апас, Тәтеш, Буа районнарын берләштереп сәнгать фестивале үткәрә
«Буа: диалог киңлегендә» халыкара милли театрлар фестивален «Апас, Тәтеш, Буа – мәдәни дуга» халыкара сәнгать фестивале форматында үткәрә. Фестиваль яшь татар шагыйрьләренең Шигырь кичәсе белән башланып китәчәк.
«Бу фестиваль сәнгатьнең төрле формаларында милли мәдәниятләрнең төрлелеген чагылдыра. Ул театр сәнгате, сынлы сәнгать, музыка сәнгатен берләштерәчәк, күргәзмәләр һәм ярминкәләр дә эшләячәк», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Фестиваль программасында унөч театр коллективы спектакле, чәй һәм бал ярминкәсе, китап күргәзмәсе, татар эстрадасы концерты, халыкара фәнни-гамәли конференция.
Апас һәм Тәтештә язучы Зиннур Хөсниярнең «Хур кызлары» китабы буенча укучылар конференциясе каралган.
Буада гомумбелем бирү уку йортларының театр коллективларының «Ният» балалар театрлары фестиваленә нәтиҗәләр ясалачак.
«Барлык чаралар да Апас, Тәтеш һәм Буа районнарында узачак. Районнарның ландшафт үзенчәлекләре һәм аларда булган мәйданчыклары кунаклар кабул итеп фестивальне югары дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек бирә», диелгән театр хәбәрендә.
Фестиваль чаралары 7-14 сентябрь көннәрендә үтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз