Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буа театраль лабораториясендә ике русча һәм бер татарча эскиз күрсәтеләчәк
Оештыручылар эскизлар өчен әсәрләрнең тәрҗемә ителмәвен бюджет кысанлыгына һәм андый стильне тәрҗемә итердәй кешеләр табу кыенлыгына бәйләп аңлата.
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа дәүләт театрында «Буа талиясе» театраль лабораториясе старт алды. Оештыручылар ТР Мәдәният министрлыгында үткән матбугат конференциясендә хәбәр итүенчә, ике русча, бер татарча эскиз әзерләнәчәк.
Эскизларны режиссерлар Владимир Кузнецов, Елизавета Бондарь һәм Тимур Галиев куя. Дүртенче режиссер — Динислам Тутаев Якутиядән килергә тиеш иде. Әмма Якутиядә янгыннар булу сәбәпле ул килә алмаячагын әйткән.
«Татар телендә Салават Юзеевның әсәре буенча эскиз ясала. Тимур Галиев Пелевин әсәре буенча инсценировка ясады. Уңышлы килеп чыгып, без аны куярга уйласак, әлбәттә, тәрҗемә итәчәкбез. Икенче эскиз борынгы грек драматургы Аристофан „Лисистрата“ әсәре буенча ясала», — дип аңлатты театраль лабораториянең кураторы Нияз Игъламов.
Оештыручылар эскизлар өчен әсәрләрнең тәрҗемә ителмәвен бюджет кысанлыгына һәм андый стильне тәрҗемә итердәй кешеләр табу кыенлыгына бәйләп аңлата. «Ркаил Зәйдуллабыз Әдәби тәрҗемә үзәге төзи бит. Ул барлыкка килсә, без аларга биреп тәрҗемә иттерер идек. Аны Язучылар берлегенең теләсә нинди әгъзасы тәрҗемә итә алмый. Осталык кирәк», — диде Нияз Игъламов.
«Минемчә, бу нормаль практика, эшләп карасыннар. Чыкмаслык булса, акча әрәм итү бит ул. Уңышлы булса, әсәр тәрҗемә ителеп, премьера бары тик татарча чыгачак», — дип ышандырды ул.
«Театр тере сәнгать, биредә бары тик татарча яки русча гына дип кысалар кую урынсыз. Театрның русча спектакльләр куюының да начарлыгы юк, рус телендә дә матур әсәрләр чыга. Быел республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы — төрле телләрдә чаралар үткәрүебез бик яхшы», — дип нәтиҗә ясады ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.
Эскизлар театр белгечләренә һәм кунакларга 23, 24 август көннәрендә күрсәтелә. Бу көннәрдә Буа театрына барырга теләге булганнар өчен 8.30 сәгатьтә Камал театры яныннан махсус автобус китә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз