news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Буа театр фестивале «Казахстан көне» белән ачыла

“Буа: диалог киңлегендә” халыкара театр фестивале 11 - 20 май көннәрендә Татарстанның Идел аръягындагы алты районында булачак.

Буа театр фестивале «Казахстан көне» белән ачыла
Рамиль Гали

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Буа: диалог киңлегендә” халыкара театр фестивале Казахстан театры көннәре белән башланып китә. 11 май көнне Буада өч Казахстан театры чыгыш ясаячак. Бүген «Татар-информ»да оештыручылар журналистларга фестиваль турында мәгълүмат бирделәр.

«Барлыгы фестивальгә 29 коллектив килә. Бу – 600гә якын кеше. Бу алдагы елларга караганда бермә-бер артык. Быел Иран, Сербия, Төркия, Үзбәкстаннан театрлар килә», - ди Буа театры директоры Раил Садриев. Казахстан театрларына аерым игътибар Буа театрының Казахстанда еш булып, театрлар белән дә театраль тамашачы белән дә дус яшәвенә бәйле. Шушы көннәрдә театр Казахстанга фестивальгә кузгала.

Фестивальдә Мәскәүдән Россия Армиясе театры, Санкт-Петербургтан Райкинның Эстрада театры, Ярославльдән Волков исемендәге театр һәм башкалар катнашачак.

Быел оештыручылар программага Татарстан театрларын азрак керткәннәр. «Былтыр без аларның бөтенесен чакырдык, быел мөмкинлек булмады. Бары тик Кариев театры, Казан ТЮЗы, Бөгелмә драма театры, «Әкият» курчак театры гына катнашачак. Килә алсалар, Камал театры да чакырулы», - ди Раил Садриев.

Оештыручылар сәхнәләр саны да артуын әйтәләр. Спектакльләр алты район сәхнәсендә - Буадан тыш, Кама Тамагы, Чүпрәле, Тәтеш, Кайбыч, Апас сәхнәләрендә дә уйналачак.

Фестиваль ачылу тантанасы Буа үзәк паркында була. Шул ук көнне «Фестиваль кубогы» футбол турниры да билгеләнгән. Ябылу тантанасы Тәтеш шәһәрендә булачак.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100