news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа татар дәүләт театры Түбән Новгород өлкәсе татар авылларына гастрольгә чыга

Раил Садриев җитәкчелегендәге труппа быелгы сезон премьерасын – Зөлфәт Хәким пьесасы буенча куелган “Килә ява, килә ява” комедиясен тәкъдим итәчәк.

(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). 4-7 гыйнварда Түбән Новгород өлкәсендәге татарлар яшәгән авылларда Татарстанның Буа татар дәүләт драма театры гастрольләре узачак. Түбән Новгород өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятеннән хәбәр итүләренчә, Пашат, Кучкай-Пожары, Уразавыл, Мытеравыл, Мәдәнә, Сафаҗай авылларында татарча спектакль күрсәтеләчәк. Раил Садриев җитәкчелегендәге труппа тамашачыларга быелгы сезон премьерасын – Зөлфәт Хәким пьесасы буенча режиссер Фәрит Бикчәнтәев куйган “Килә ява, килә ява” комедиясен тәкъдим итәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100