news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Буа талиясе» театраль лабораториясендә дүрт эскиз әзерләнәчәк

«Буа талиясе» театраль лабораториясендә дүрт эскиз әзерләнәчәк
Рамил Гали

Быел VI «Буа талиясе» театраль лабораториясе 2 - 7 сентябрь көннәрендә үткәрелә. 6 һәм 7 сентябрьдә эскизлар тамашачыларга күрсәтеләчәк.

«Артистлар белән режиссерлар Сойжин Жамбалова, Мария Скачкова, Борис Алексеев һәм Эльдар Гатауллин эшләячәк», - дип хәбәр итә Буа дәүләт театрының матбугат үзәге.

Сойжин Жамбалова Нияз Игъламов әсәре белән эшләячәк. Режиссер Татарстан тамашачысына Кариев театрында куелган «Хикмәт әкиятләре» спектакле белән таныш. Театр әлеге спектакль белән байтак фестивальләрдә катнашып, уңышка иреште. Яңа сезонда Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә Сойжин Жамбалованы спектакль куярга чакыруы турында игълан иткән.

Эльдар Гатауллин Кариев театры артисты, режиссер. «Арлекин» балалар театрлары фестиваленең «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә лауреат булган артист. Кариев театры лабораторияләрендә режиссер буларак катнашып эскизлар чыгара. Буа театрында ул Әмирхан Еникинең «Туган туфрак» әсәре буенча эскиз ясаячак.

Мария Скачкова белән Борис Алексеев Татарстан тамашачысына таныш түгел. Борис Алексеев Коки Митаниның «Академия смеха», Мария Скачкова Ж.Б.Мольерның «Саран» әсәре белән эшләячәк.

Театраль лабораториянең кураторлары – театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев, театр тәнкыйтьчеләре Александр Вислов һәм Нияз Игъламов.

Театраль лаборатория «Мәдәни друза: Апас-Тәтеш-Буа» федераль проектын һәм «Апас, Тәтеш, Буа – мәдәни дуга» халыкара сәнгать фестивале белән дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100