Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Буа талиясе» IV театраль лабораториясе быел сентябрь аенда узачак
Әлеге эскизлар 7 сентябрьдә Буада театр тәнкыйтьчеләренә һәм журналистларга күрсәтеләчәк.
(Казан, 18 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Буа театрының «Буа талиясе» театраль лабораториясе 2-6 сентябрьдә үткәреләчәк дип планлаштырыла. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.
«Буа Талиясе» IV театраль лабораториясенә дүрт режиссер чакырылып, алар эскизлар әзерләячәк. Эскиз өчен Мольерның «Тартюф», Искәндәр Сираҗиның «Гыйсметдин тәүбәсе», Виктор Драгунскийның «Денискины рассказы» әсәрләре карала. Шулай ук, Гаяз Исхакыйның бер әсәре сайланачак.
Әлеге эскизлар 7 сентябрьдә Буада театр тәнкыйтьчеләренә һәм журналистларга күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз