news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Буа Талиясе”: Буа театры сәхнәдән мишәр хикәяләре сөйли һәм шайтан коткысын күрсәтәчәк

Буада “Буа Талиясе” II Театраль лаборатория бара.

(Казан, 8 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа дәүләт театры быел да үз репертуары өчен яңа әсәрләрне театр эскизлары аша сайларга хыяллана. Буада “Буа Талиясе” II Театраль лаборатория бара һәм аның иң уңышлы эскизлары спектакль итеп куелырга мөмкин. Эскизларны чакырылган режиссерлар әзерли.

“Без лабораториябез быел да комедия әсәрләреннән тора. Артистларыбыз дүрт төркемгә бүленеп дүрт эскизда катнаша. Артистлар җитмәгәч, зур булмаган ике рольдә лабораториянең кураторлары, театр белгечләре Александр Вислов белән Нияз Игъламов та катнаша”, - ди Раил Садриев.

Театр сәнгать җитәкчесе һәм төп артисты Раил Садриев үзе Максим Курочкинның “Сөеш, көмешкә һәм шайтан тартмасы” әсәрендә төп рольне башкара. Әсәрнең төп герое – шайтан коткысына бирелгән иҗат кешесе.

Режиссер Егор Чернышов Ркаил Зәйдулланың “Мишәр хикәяләре. Мылтык” әсәренә эскиз әзерли. Режиссер Алсу Галина Максим Курочкинның “Сөеш, көмешкә һәм шайтан тартмасы” әсәренә алынган. Антон Безъязыков Гогольнең “Өйләнү” әсәренең эскизын эшли. Степан Пектеев Вуди Алленның “Централ-Парк Вест” әсәре буенча театр эскизы ясый.

Раил Садриев әйтүенчә, эскизлар дүрт мәйданда әзерләнә: театр сәхнәсендә, Буа мәдәният йортында, Толымбай авылы клубы сәхнәсендә һәм Буа театры каршындагы Үзәк паркта.

Биш көн дәвамында әзерләнгән театр эскизлары иртәгә театр белгечләре һәм журналистларга күрсәтеләчәк. Театр лабораториясе кысаларында “Бүгенге театрның актуаль проблемаларына багышланган түгәрәк өстәл планлаштырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100