Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буа табибларына Яшел Үзән сөт комбинатыннан бүләк җыелмалары тапшырылды
Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре өчен бүләк җыелмаларының гомуми авырлыгы 1,3 тонна тәшкил итә.
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Буа Үзәк район хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатыннан бүләк җыелмалары алды. Бу хакта Буа районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Буа Үзәк район хастаханәсенең коронавируслы пациентлар белән эшләүче ашыгыч ярдәм һәм рентген компьютер томографиясе хезмәткәрләренә 43 пакет тапшырдылар.
«Яшел Үзән сөт комбинаты» АҖеннән сөт продукциясе белән бүләк пакетлары Яшел Үзән, Чистай һәм Буа ашыгыч медицина ярдәме бригадалары хезмәткәрләре өчен махсус тутырылган.
Бу шәһәрләр очраклы гына сайланмаган, чөнки биредә сөт комбинатының җитештерү мәйданчыклары урнашкан. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре өчен бүләк җыелмаларының гомуми авырлыгы 1,3 тонна тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз