news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа студентына Минтимер Шәймиев бүләк җибәргән

Аны район башлыгы Азат Айзетуллов тапшырды

 (Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Буа студентына ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүләк җибәргән. Аны ветеринария техникумы студенты Наилә Таҗиевага район башлыгы Азат Айзетуллов тапшырды, дип яза җирле “Байрак” газетасы.

Наиләнең “Глаголица” республика әдәбият конкурсына җибәргән “Борынгы Болгарга сәяхәтем” дигән хикәясе Дәүләт киңәшчесенә бик ошаган, шуңа ул студентка махсус бүләк ясаган – Болгар турындагы альбом, Казан Кремле, Болгар шәһәре, Зөя утравы күренешләре төшерелгән көмеш тәңкәләр җибәргән.

"Шулкадәр шатландым, көтмәдем иде. “Наилә сеңлем! Сезгә тормышта уңышлар, иҗади шатлыклар теләп”, дип үз куллары язган альбомы - минем өчен иң кадерле бүләк, югалтмыйча саклаячакмын", – ди студент кыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot