Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буа шикәрчеләре былтыр 4500 тонна чимал эшкәрткән
Буа шикәрчеләре былтыр 4500 тонна чимал эшкәрткән
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Буа шикәр заводында 2013 елда тәүлегенә 3800 тонна чимал эшкәртелсә, былтыр бу күрсәткечне 4500 тоннага җиткергәннәр. Айлык уртача хезмәт хакы 19236 сум тәшкил иткән.
Заводның директорлар советы рәисе Марат Абдуллин исә киләчәктә заводта заманча җиһазлар урнаштыруга игътибар артачагын ассызыклады. Бу сезонга 600-650 мең тонна чимал эшкәртү мөмкинлеге бирәчәк.
Хисап җыелышында, холдингның, завод дирекциясенең матди ярдәме, районның булышлыгы белән бистәдәге мунчаны кабат эшләтеп җибәрү турында сүз булды. Бу өлкәдә җитәкчелек эш алып бара инде. Икенче хәл ителәсе мәсьәлә - завод урамындагы юлны тәртипкә китерү, дип яза “Байрак” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз