news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа шикәр заводында ремонт эшләре вакытында эшче биеклектән егылган

Ир-ат авыр дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән үзәк дәваханәгә салынган.

(Буа, 13 июль, "Татаринформ", "Байрак"). Буа районы эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Буа шикәр заводы территориясендә җитештерү корпусында биеклектә ремонт эшләрен башкаручы 1975 елгы ир-ат егылып төшкән, дип яза район газетасы.

Зыян күрүченең заводка ремонт ясаган бер төзелеш фирмасы эшчесе икәнлеге билгеле. Ир-ат авыр дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән үзәк дәваханәгә салынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot