Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буа шикәр заводында хезмәт хакы буенча бурычларның якын арада түләнеп бетүе фаразлана
«Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә бирелә торган дәүләт ярдәме хисабына бурычлар капланачак», — диде Марат Җәббаров.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Буа шикәр заводы якын арада март өчен хезмәт хакы бурычларын түләп бетерергә тиеш. Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта шундый ышанычын белдерде.
Министр Буа шикәр заводында 400 гә якын хезмәткәр эшләвен искәртте. Аның сүзләренчә, хезмәт хакы буенча проблема булган, ләкин бурычлар якын арада ябылырга тиеш.
«Белгәнемчә, гыйнвар, февраль өчен бурычлар узган атнада ябылды. Бүген март өчен бурыч бар. Хәзер бер гектар сөрүлек, литр сөт өчен субсидияләр бүлеп бирелә. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә бирелә торган дәүләт ярдәме хисабына бурычлар капланачак. Аларның шикәр комы запаслары бар. Алар хисабына бурычлар түләнәчәк», — диде Марат Җәббаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз