news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Буа шикәр заводы” хуҗалыклардан татлы тамыразык кабул итүне туктаткан

Быел районда 9 мең гектарга якын шикәр чөгендере игелгән.

“Буа шикәр заводы” хуҗалыклардан татлы тамыразык кабул итүне туктаткан
архив

(Буа, 9 ноябрь, "Татар-информ",  "Байрак" ).Базарда татлы продукция күпләп тәкъдим ителү шикәр бәясе түбәнәюгә китерде. Чимал күп килгәч, “Буа шикәр заводы” хуҗалыклардан татлы тамыр кабул итүне дә вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов сүзләренчә, быел районда 9 мең гектарга якын шикәр чөгендере игелгән. Татлы тамыр тулысынча җир өстенә казып чыгарылган. Бу барлыгы 360 мең тоннага якын, шуның 214 мең тоннасы шикәр заводларына озатылган.

Идел аръягындагы биш районнан һәм Чувашстанның бер районыннан чөгендер килүне Буа шикәр заводы ике атналап кабул итүне туктатып торды. Бу дәвердә чиратларны тоткарлаган кагат кыры бушатылды. Агымдагы дүшәмбедән кабул итү торгызылды.

Сүз уңаеннан, завод тәүлегенә 60 мең тоннадан күбрәк чимал эшкәртергә сәләтле. 5 ноябрьгә кырларда 130 мең тоннага якын чөгендер кала. Җитмәсә, һава торышы да җылы тора, кырларга кереп булмый, чөгендер йомшара.

Буа шикәр заводы баш инженеры Михаил Парфенов белдерүенчә, предприятие кырда соңгы чөгендер җыеп алынганчы кабул итүне туктатмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100