news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа шикәр заводы чөгендердән шикәр ясау буенча Россиядә алдынгы булды

Буа шикәр заводы яңартылганнан соң, оешманың егәрлеге тәүлегенә 5,7 мең тоннага кадәр арткан.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 2018 ел нәтиҗәләре буенча Буа шикәр заводы шикәр ясау буенча Россия лидеры булып табылды. Бу хакта район Советы утырышында Буа районы башлыгы Марат Җәббаров хәбәр итте.

“Соңгы алты ел эчендә заводны модернизацияләүгә 1,6 млрд сум юнәлтелде. Нәтиҗәдә егәрлек бер тәүлеккә 3,3 мең тоннадан 5,7 мең тоннага кадәр артты. 2018 елгы сезон нәтиҗәләре буенча завод Россиянең 75 заводы арасында шикәр чыгару буенча иң югары күрсәткечкә җитте. Ул күрсәткеч 17,81 процент тәшкил итте”, - диде район башлыгы.

Буа шикәр заводы узган елда 495 мең тонна шикәр чөгендере әзерләгән, 88 мең тонна шикәр комы, 13 мең тонна бөртекләндерелгән чөгендер төбе, 22 мең тонна бәрәңге балы җитештергән.

  • Бүген районның хисап җыелышында чыгышында Рөстәм Миңнеханов Буа районы икътисадында кече һәм урта бизнес өлешен арттырырга кушты. "Продукцияне сату буенча бизнеска ярдәм итәргә кирәк”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100