news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа шәһәрендә театр фестивале дәвам итә

Буада 12 - 23 март көннәрендә театраль фестиваль үтә.

Буа шәһәрендә театр фестивале дәвам итә
buinsk.tatarstan.ru

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа шәһәрендә Идел буе һәм Урал халыклары театрларының “Идел-Буа-Урал – диалоглар яссылыгы” I Бөтенроссия фестивале дәвам итә.

23енә кадәр барачак фестиваль Коми Республикасының В. Савин исемендәге драма академия театрының “Гузи да Мези” спектакле белән башланып китте, кичә Салават Башкорт дәүләт драма театры спектакле белән дәвам итте. Ә бүген Буа театры сәхнәсендә – Камал театрының “Диләфрүз-Remake” спектакле бара.

Иртәгә фестиваль сәхнәсендә – Г.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының “Әлифбадан бер чебеш” спектакле.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot