news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа шәһәрендә "Буа Талиясе" театр лабораториясе беренче эскизын тәкъдим итте

Лаборатория эшчәнлеге нәтиҗәләрен күрергә Казаннан бер төркем театр белгечләре, журналистлар килгән иде.

(Буа, 22 август, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүген, 22 августта, Буа шәһәрендә "Буа Талиясе" театр лабораториясенә нәтиҗә ясала. Лаборатория кысаларында чакырылган режиссерлар тарафыннан өч спектакльгә эскизлар әзерләнгән иде.
Эскизларның беренчесе - Г.Камалның "Беренче театр", "Бүләк өчен" пьесалары буенча куелган һәм ул Буа театрының 100 елыгына багышланган иде. Режиссер - Елена Кудряшова.

Эскизлар кысаларында тамашачыга Буа театры тарихыннан мәгълүмат биреп барылды. Эскизлар татар телендә әзерләнеп, аңлатмалары рус телендә иде. Режиссер тамаша барышында күләгә театры алымнарын да, вербатим алымын да кулланган.

Лаборатория эшчәнлеге нәтиҗәләрен күрергә Казаннан бер төркем театр белгечләре, журналистлар килгән иде. Лаборатория спектакльләрен "Татар-информ" хәбәрчеләре дә тамаша кыла.

Оештыручылар - театр белгечләре Александр Вислов һәм Нияз Игъламов - лабораториянең федераль акчаларга - "Бердәм Россия"нең "Кече шәһәр театрлары" проекты кысаларында үткәрелүен билгеләп үттеләр. Александр Вислов татар әсәрен рус режиссеры куюына игътибарны юнәлтте.

Нияз Игъламов әлеге эскиз нигезендә балалар өчен тәкъдим ителә торган "Такта янында" проекты өчен спектакль әзерләнү мөмкинлеген җиткерде.

Спектакль эскизыннан соң актив фикер алышулар булды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100