news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа сатира театры Төмәндә булып китте

Буа сатира театры Тимеръюлчылар мәдәният сараенда “ Әкәмәт кәмит” комедиясен күрсәтте

(Төмән, 4 ноябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Кичә генә Буа сатира театры, Соргыт, Түбән Варта, Нефтеюган шәһәрләрендә үткән гастрольләреннән кайтышлый, Төмәндә туктап, Тимеръюлчылар мәдәният сараенда “ Әкәмәт кәмит” комедиясен күрсәтте. Спектакльдә Буа дәүләт сатира театрының җитәкчесе, режиссеры, Татарстан Рсепубликасының атказанган артисты Раил Садриев, артистлар Илнар Талипов, Зөһрә Морзаханова, Эльвира Садикова, Илшат Гайсин, Лилия Галиуллина, Ринат Акберов, Рамил Шараповлар катнашты.
Зал тамашачылар белән тулы булмаса да, спектакльне тамаша кылган якташларыбыз көчле алкышларга күмделәр артистларны. Раил әфәнденең спектакль башланыр алдыннан тамашачылар алдына чыгып җылы әңгәмә коруы, спектакльне кабул иткән мәдәният сараеның җитәкчесенә Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләген тапшыруы, уен-мәзәк рәвешендә үзе очраклы гына атаган рәтләр, урыннар санына юнәлтеп тамашачыларга спектакль чыгышларыннан видеоязмалар бүләк итүе күңелле дә булды, күрсәтеләчәк комедияне кабул итү өчен психологик әзерлек булып та үтте. Галиасгар Камалов театрында да уңышлы куелган бу комедияне Буа сатира театры үзенчә сәхнәләштергәне дә сизелде.
Исемнәре еллар буе яңгырап килгән билгеле артистларның концертларына гына тамашачыларның заллар тутырып килүе соңгы елларның бер үзенчәлеге булып тора, аның сәбәпләре төрле: туган телне белүчеләр саны кими баруы, яшләрнең милли сәнгатебезгә тартылып җитә алмаулары, финанс кризисы һ.б.
Спектакльләрдә исә залда буш урыннар калуының тагын бер сәбәбе бар: күп кенә еллар дәвамында Себердә яшәүче татарлар театр сәнгатеннән аерылып торды, Уфа татар театрының Төмәнгә соңгы килүенә ярты гасырдан артык вакыт үтеп китте, Казан да соңгы елларда гына сирәк-мирәк килә башлады. Буа театры өченче мәртәбә килде безгә. Гастрольләрне оештыручы төмәнле Фәрит Хәкимов әйткәнчә, татар театр труппаларының Төмәнгә гастрольләре башлыча артистларның Төмәндә яшәүче якташларының матди ярдәме белән гамәлгә аша. Бу юлы Буа театры артистларын аларның якташы Ринат исемле егет каршы алды.
Раил Садриев Себердән алган тәэсирләре белән уртаклашты:
- “Галиябану”, “Зәңгәр шәл”ләр татар театр сәнгатенең йөзен тәшкил итә, дияргә була, андый спектакльләрне яратып карый милләттәшләребез, әмма бу әле элек-электән мәзәкчәнлеге белән дан тоткан халкыбызның юмор хисе сүнеп бетте, дигәнне күрсәтми, яшәү дәртен саклый торган бу хис сүнеп барса, аны торгызырга кирәк – менә шушы бурычны үтәргә тырыша безнең Буа сатира театры. Себергә гастрольләрне туктатырга уйламыйбыз, яңа спектакльләребез белән тагын да килербез, тамчы тама-тама таш тишкән кебек, без дә киң катлам тамашачы күңеленә ачкыч табарбыз, без хәзер шул ачкычны эзләү юлында”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100