news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Буа шәһәрендә мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итү пункты ачыла

Татарстанның Буа шәһәрендә мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итү пункты ачыла

18 февральдә Татарстанның Буа шәһәрендә «Кеше приюты» проекты кысаларында мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итү хезмәтенең яңа филиалы ачыла. Буада туып-үскән эшмәкәр Ильяс Гыймадов район хакимиятенә һәм Буа якташлыгына кайнар ризык белән тәэмин итү пунктын ачу турында тәкъдим иткән.

Биредә көн саен 50 порция азык әзерләү планлаштырыла. Соңрак, ихтыяҗга карап, бу сан артачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Районның “Изгелек» хәйрия фонды оештырган очрашуда шәһәрдә мохтаҗлар өчен социаль ашханә кебек урын ачарга дигән фикер яңгырады. Мин “Кеше приюты” (“Приют человека”) проектында катнашу тәҗрибәбез, аның масштаблары, эшнең ничек оештырылуы турында сөйләдем һәм Буада шундый пункт ачарга тәкъдим иттем», - дип сөйләде Ильяс Гыймадов.

Нәтиҗәдә бу эшкә башка эшмәкәрләр дә кушылган. Буа якташлыгы әгъзаләре  зур ярдәм күрсәткән. 
Кайнар ризык белән тәэмин итү өчен махсус павильон урнаштыруга акча социаль челтәрләр аша да җыелган.

«Социаль челтәрләрдәге аккаунтымны актив кулландым. Буада "Кеше приюты» филиалын булдыру өчен акча җыю турындагы мәгълүматны урнаштыруга күпләр җавап бирде. Кыска вакытта павильонга акча җыелды. Бу бик ихлас проект. Мохтаҗлар зур шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да күп. Кайнар ризык белән тәэмин итү пунктына ихтыяҗ зур булыр дип уйлыйм», – диде ул. 

“Кеше приюты” проекты 2018 елдан бирле эшли. Казанда кайнар ризык тарату урыннары 6 адрес буенча урнашкан: Гудованцев ур., 6, Симонов ур., 3, Авангард ур., 58, Липатов ур., 6б, Фучик ур., 52. Үзәк ярдәм пункты Борһан Шаһиди ур., 26 адресы буенча урын алган. Биредә кайнар ризыктан тыш мохтаҗларга өс һәм аяк киеме табарга, чәчтарашханәгә барырга, мунча керергә, кер юарга, консультация алырга, төн кунарга мөмкинлек тудырылган.

“Кеше приюты” дип исемләнгән ашату нокталары республиканың башка шәһәр-районнарында да бар. Алар Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Нурлат, Әгерҗе, Менделевск, Питрәч һәм Бөгелмәдә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100