news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа сәнгать мәктәбе укучысы “Арт-Перспектива” конкурсы лауреаты булды

Укытучысы Гөлгенә Галәветдинова белән алар бу бәйгегә Юрий Гавриловның “Колобок” әсәрен әзерләгәннәр.

(Буа, 28 ноябрь, "Татар-информ", "Байрак").  Буа шәһәренең 1 номерлы сәнгать мәктәбендә баян классында укучы Азат Сөнгатов “Арт Перспектива” халыкара башкаручылар конкурсында катнашып, 10-12 яшьлекләр арасында өченче дәрәҗә лауреат булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Укытучысы Гөлгенә Галәветдинова белән алар бу бәйгегә Юрий Гавриловның “Колобок” әсәрен әзерләгәннәр. Шәһәрнең лицей-интернатында белем алучы яшүсмер музыкаль бәйгеләрдә катнашудан тыш, шахмат уйнау белән шөгыльләнә, фән олимпиадаларында катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot