news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районының Кыят авылында спорт мәйданчыгы ачылды

Кыят авылында бүгенге көндә 700 гә якын кеше яши, авыл мәктәбендә барлыгы 120 укучы белем ала.

Буа районының Кыят авылында спорт мәйданчыгы ачылды
buinsk-tat.ru

(Буа, 13 июль, "Татар-информ", "Байрак"). Буа районының Кыят авылында спорт мәйданчыгы ачылды. Буа районы авылларында әлеге спорт мәйданчыгы өченчесе булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә..

Моңа кадәр Иске Суыксу, Килдураз авылларында шундый мәйданчык ачылган иде. Быел тагын Югары Лашчыда, ә бүген шәһәрнен Өрәңгеле урамында да ачылачак.

Тантанада муниципаль район башлыгы Марат Жаббаров катнашты. Ул авыл халкына да, балаларга да мәйданчыкнын бервакытта да буш тотмаска кушты, республика күләмендә унышлар теләде.

Кыят авылында бүгенге көндә 700 гә якын кеше яши, авыл мәктәбендә барлыгы 120 укучы белем ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot