news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районының Кыят авылы янында су басу аркасында күперне япканнар

Күпер аша транспорт хәрәкәте ябылуга бәйле рәвештә, Тәтеш районының Тоншерма авылы аша әйләнгеч юл оештырылган.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Буа районының Кыят авылы янында су басу аркасында тагын бер күпер вакытлыча ябылган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Күпер аша транспорт хәрәкәте ябылуга бәйле рәвештә, Тәтеш районының Тоншерма авылы аша әйләнгеч юл оештырылган. Авыл территориясендә Кыят авылыннан ирекле янгын отряды хезмәткәрләре кизү тора.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Кильдураз һәм Бәбки авыллары арасындагы күперне дә өлешчә су баскан һәм аның аша транспорт хәрәкәте ябылган дип хәбәр иткән иде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100