news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Буа районының "Авангард" хуҗалыгында көзге бодай суктыру эше тәмамланган
Шушы көннәрдә борчакны да җыеп бетерәчәкләр.
Скопировать ссылку
(Буа, 25 август, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Буа районының "Авангард"хуҗалыгында көзге бодай суктыру эше тәмамланган. Уңыш гектарыннан 45,2 центнерны тәшкил итә.
"Хуҗалык буенча 11 мең гектар җирдән бөртеклеләрне суктырып алу бурычы тора. Шуның 7 мең гектары инде суктырылды. Уңыш гектарыннан 43 центнерны тәшкил итә. Язгы бодай гектарыннан 52 центнер чыга. Арпа уңышы – 45, борчак 25 центнер. Борчак культурасын да шушы арада җыеп алачакбыз. 60 проценттан артык мәйдан суктырылды. 35 мең тонна бөртекле ашлык кыр табакларына һәм элеваторга озатылды, – диде "Татар информ" хәбәрчесенә "Авангард" хуҗалыгы генераль директоры урынбасары Расыйх Яфизов.
Урып-җыюның биш көнлек нәтиҗәсе буенча, бүген гаилә экипажлары Сөнгатов һәм Гимадовларга Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
"Авангард" хуҗалыгы үз эченә Буа районының 15 һәм Чуаш республикасының 7 авылын берләштерә. Хуҗалык үз алдына 1 сентябрьгә барлык бөртекле культураларны җыеп алу бурычын куйган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot