news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районының «Авангард» хуҗалыгы соя суктыру эшенә керешкән

Уңыш гектарыннан 16 центнер чыга.

 (Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Буа районының “Авангард” берләшмәсе соя суктыру эшенә керешкән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Авангард” хуҗалыгы генераль директоры урынбасары Расыйх Яфизов хәбәр итте.

“Сояны биш елдан бирле үстерәбез. Ул – дуңгызлар өчен ясала торган катнаш азыкта төп кыйммәтле продукт исәпләнә. Элегрәк аның килосын 40 сумнан Аргентинадан, Амур өлкәсеннән алып кайта идек. Әмма бу кесәгә шактый сукты. Шуннан соң әлеге культураны үзебездә үстереп карарга уйладык. Хуҗалык җитәкчесе белән баш агроном Белгород һәм Ленинград өлкәләренә барып, аны үстерү нечкәлекләрен дә өйрәнеп кайтты, – диде ул.

“Авангард”та соя 730 гектар мәйданда үсә. Шушы көннәрдә аны җыю эшенә керешкәннәр. Уңыш гектарыннан 16 центнер чыга. Узган ел да шулай булган. Соя җылылыкка таләпчән культура, шуңа күрә быелгы җәй башының салкын килүе файдага булмаган.

“Сояның 4 төрен игәбез. Болар - Татарстан фәнни-тикшеренү институты чыгарган “Миләүшә”, Чувашиядә эшләнгән “Чера” һәм Белогорсктан кайтарылган “Аннушка” белән “Ланцетная” сортлары. Барлык мәйданның 130 гектарын суктырдык. Бер кило соя азык кыйммәте ягыннан 2 кило борчакка тиң”, – диде урынбасар.

Буада җитештерелгән сояның бер килосы 15-20 сумга төшә. Хуҗалык аны күбрәк шәхси максатларда куллана. Кызыксынучы аграрийлар булса, аларга да сата.
“Авангард” хуҗалыгы – Буа районының - 15 һәм Чуваш Республикасының 7 авылын берләштергән хуҗалык. Бер атна элек ул 11 мең гектар мәйданнан барлык бөртекле культураларны җыеп бетергән. Уңыш гектарыннан 46 центнер чыккан. Соя белән беррәттән, хуҗалык хезмәткәрләре шикәр чөгендере алуга да керешкән. “Авангард”та “татлы тамыр” 1200 гектарда үсә. Уңыш гектарыннан 500-600 центнер чыгып бара. Сояны җыеп бетергәннән соң, хуҗалыкның 1200 гектардан орлыкка кукуруз суктырасы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100