Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буа районының Адав-Толымбай авылында Әхмәр хәзрәт укулары үтә һәм Изге сукмак ачыла
Данлыклы ишанның исемен мәңгеләштерү йөзеннән, аның каберлегенә юл торгызу һәм этнографик-мемориал комплекс төзү эше алып барыла.
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Буа районының Адав-Толымбай авылында II Әхмәр хәзрәт укулары үткәреләчәк.
«2021 елның 29 августында Әхмәр хәзрәткә багышланган Изге сукмакны ачу тантанасы һәм II Әхмәр хәзрәт укулары булачак», дип хәбәр итә Буа театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев. Тантана 11.00 сәгатьтә башлана.
- Заманында Идел буенда данлыклы ишан буларак танылган Әхмәр бине Юныс әл-Толымбаи (1763-1819), Бохарада белем алып, көнчыгыш телләрен үзләштереп, Буага кайта, туган авылында мәчет белән мәдрәсә салдыра.
Бүгенге көндә, хәзрәтнең исемен мәңгеләштерү йөзеннән, аның каберлегенә юл торгызу һәм этнографик-мемориал комплекс төзү эше алып барыла.
Бу чаралар Россия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелүче Халыкара мәдәни үзәк «Культурное пространство усадьбы: от двора до салона» фестивале кысаларында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз