news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районының 22 мәйданчыгында татарча диктант акциясе узды

Катнашучылар арасында рус һәм чуваш милләтеннән дә вәкилләр бар иде.

Буа районының 22 мәйданчыгында татарча диктант акциясе узды

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Бүген, 19 октябрь көнне, Татарстан Республикасы Буа районының 22 мәйданчыгында татарча диктант акциясе узды. Белем тикшерү акциясенә килүчеләргә Р. Миңнуллинның «Мин кулыма китап алам» тексты буенча диктант яздырылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Əлеге чарада 1500 кеше катнашты. Диктант язучының иң яшенә — 11, иң өлкәненә 80 яшь. Катнашучылар арасында рус һәм чуваш милләтеннән дә вәкилләр бар иде.

"Диктант язуда кыенлыклар тумады. Килүчеләрнең күбесе үзләренең белемнәрен сынап карарга теләүләрен әйттеләр. Профессияләре буенча юристлар, тәрбиячеләр, шәфкать туташлары, гади эшчеләр татар теле буенча үз белемнәрен сынадылар, киләсе елда да бу акциядә катнашырга теләкләре булуны җиткерделәр" — дип хәбәр итте Буа районындагы оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100