news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районындагы йортка кергән карак ярты миллион сумга баеп чыккан

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

(Буа, 14 ноябрь, "Татар-информ", "Байрак"). 8 ноябрь көнне билгесез кешеләр авылдагы бер йортка кереп акча һәм алтын бизәнү әйберләрен алып чыкканнар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, урланганның гомуми суммасы – 500 000 сум тәшкил итә. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Полицейскийлар гаеплеләрне эзлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot