news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районында, зональ семинар киңәшмә кысаларында, фермерлар эше белән таныштырдылар

Әгъзам Гобәйдуллин авыл җирлекләре башлыкларына башлап йөрүче фермерларга ярдәм күрсәтергә кирәклеген әйтте.

Буа районында, зональ семинар киңәшмә кысаларында, фермерлар эше белән таныштырдылар
Ильнар Тухбатов

(Буа, 28 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Буа районында авыл җирлекләре башлыклары өчен халыкның эшлеклелек активлыгын күтәрү мәсьәләсе буенча зональ семинар-киңәшмә узды.

Аңарчы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан муниципаль берәмлекләре советы башлыгы Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар Буаның Боерган авылында фермерлар эше белән танышты. Иң элек, атлар үрчетү белән шөгыльләнүче Раил Хисамов фермасында булдылар.

Раил Хисамов районда беренче булып атчылык белән шөгыльләнә башлап, эш башлаучы фермерларга ярдәм программасы буенча, 2015 елда 900 мең сум күләмендә грант ота. Буа районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Даутов әйтүенчә, фермерның 6 аты булган, бүген инде аларның саны 55не тәшкил итә. 2020 елга Раил Хисамов аларның санын 100 гә җиткерүне планлаштыра. "Раил Хисамовны Буа районында ат фанаты, ат җене кагылган кеше дип йөртәләр. "Вамин"нан калган ташландык складны төзекләндереп, кечкенә производствосын да булдырды. Казылык, тутырма җитештерә, киләчәктә кумыс җитештерү нияте бар", - диде Радик Даутов.

Раил Хисамов фермага кадәр бетон юл салынуына сөенүен белдерде. Ат итеннән җитештерелгән продукцияне "Казан" агросәнәгать паркында сатуын әйтте. "Рәхмәттән башка сүз юк. Бу юлны төзеп бирмәсәләр, күпме баш санын арттыру әллә ничә ел эчендә дә үзен аклый алмас иде. Башта нәрсә булганы һәм хәзергесе - җир белән күк арасы кебек. Җирле нәселле атлар белән эш итеп булмый, нәкъ менә токымлыкка басым ясарга кирәк", - дип белдерде ул.

Алга таба кунаклар Гайнетдиновлар КФХсын карады. 1,5 млн сумлык грант алып, алар үзләре ферма төзегән. Миләүшә Гайнетдинова гаилә фермасында 119 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 35 савым сыеры исәпләнүен әйтте. "Көненә 600 литр сөт сатабыз. Сөтнең бәясе генә түбәнрәк әлегә. Хәзер 13 сумнан сатабыз, киләчәктә күтәрелер дип өметләнәбез. Сөтне турыдан-туры түгел, ә башка фермерга сатабыз. Ел башыннан 26 бозау алдык", - дип сөйләде.

Радик Даутов якын киләчәктә Гайнетдиновларга 30 нәселле тана кайтуы ниятләнүен белдерде. "Көтүне яңарту өчен аларның файдасы зур булачак. Таналарны Саратов өлкәсеннән алып кайту планлаштырыла. Моңарчы Вологда, Киров өлкәсеннән дә алып кайттык", - диде.

Биредә, шулай ук, "Терлекчелек фермаларына кадәр юллар төзү" программасы буенча бетон юл салынган. "Быел тагын берничә авыл җирлегендә терлекчелек фермаларына илтә торган 3,2 км юл салынуы ниятләнә. Тагын бер зур проблема - алга таба фермада сенаж-силос траншеясы төзү. Терлекләрнең баш санын арттырсаң, кыен булачак, чөнки терлек азыгын сакларга да кирәк бит. Алдагы эш этабы шушы юнәлештә", - дип белдерде Радик Даутов.

Аның әйтүенчә, буалылар 2014 елдан гаилә фермаларына, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм буенча 19 грант җиңгән. "100 баш савым сыерына кадәр җиткерүчеләр дә бар. Быел районда 9 кеше грантка дәгъва кылып заявка бирде. Бишесе комиссия аша үткән. Яшелчәләр үстерү буенча быел теләүчеләр күп. Шәхси хуҗалыклар белән эшлибез. Президентка, министрга рәхмәт. Терлек тотучыларга ярдәм гел сизелеп тора. Район буенча шәхси хуҗалыкларга гына да 18 млн сумлык ярдәм килә. 9 меңгә якын шәхси хуҗалык 3200 баш мөгезле эре терлек тота. Кешеләр, сөткә бәя төшкәч, терлек санын киметергә уйлаган идек. Бу ярдәм белән терлек азыгы ала алалар. Хуҗалыкларда баш саны 60 ка артты", - дип белдерде Радик Даутов.

Әгъзам Гобәйдуллин күргәннәргә нәтиҗә ясап, авыл җирлекләре башлыкларының эшләргә ашкынып торучы субъектларны табып, аларны алга этәрергә, ярдәм итәргә кирәклеген белдерде. "Һәр авылда субъектлар бар. Ярдәм чараларын сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кәгазь системасы мәшәкатьле булса да, йөрергә, акча юнәтергә кирәк. Һәрберегез ай дәвамында 1-2 кешегә генә булса да ярдәм итү бурычы куегыз. Безгә шалтыратыгыз. Әйдәгез, көчәйтик бу хәрәкәтне, потенциал зур безнең", - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100