news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районында үзара салым акчасына юллар салалар

4 торак пунктта 1478 метр озынлыкта юл ремонтланган

(Буа, 19 октябрь, "Татар-информ", "Байрак" ). Буа районы Яңа Чәчкап авылы җирлегендә үзара салым акчасына юллар салалар, дип яза җирле басма.

Районның Инстаграмдагы рәсми аккаунтында язылганча, әлеге авыл җирлегенә керүче авыл юлларына ком-таш түшәлгән. Шулай итеп, 4 торак пунктта 1478 метр озынлыкта юл ремонтланган, дип хәбәр ителә анда.

news_right_1
news_right_2
news_bot