news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районында Зөя елгасы аша салынган күперне су баскан

Кильдураз һәм Бәбки авылларына су басу куркынычы янамый.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Буа районында Зөя елгасы аша салынган күперне өлешчә су баскан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, Кильдураз һәм Бәбки авыллары арасындагы күпер эрегән кар сулары агып китсен өчен тәбәнәк итеп төзелгән. Якын-тирәдәге торак пунктларга су басу куркынычы янамый.

Бәбки авылына Каенлык авылы аша үтә торган әйләнгеч юл бар. Әлеге авылда яшәүчеләр, су күтәрелү аркасында, төп юлдан йөри алмасалар, шуннан файдалана алачак.  

news_right_1
news_right_2
news_bot