news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районында юл кырыена төшеп киткән машинада өч хатын-кыз һәлак булган

Фаҗига бүген иртән Иске Мәртле-Әлши юлының беренче чакрымында булган.

Буа районында юл кырыена төшеп киткән машинада өч хатын-кыз һәлак булган
пресс-служба МВД по РТ

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Буа районында юл кырыена төшеп киткән «Опель» җиңел машинасында өч хатын-кыз үлгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Беренчел мәгълүматлар буенча бүген иртән Иске Мәртле-Әлши юлының беренче чакрымында «Опель» белән идарә итүче 38 яшьлек хатын-кыз куркынычсыз тизлек сайламаган, идарәне югалткан һәм юл кырыена төшеп киткән», – дип ачыклык керттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Һәлакәт аркасында машина йөртүче хатын-кыз, 23 яшьлек һәм 40 яшьлек пассажир хатын-кызлар имгәнүләрдән һәлакәт урынында үлгән. 35 яшьлек пассажир хатын-кызны күпсанлы имгәнүләр белән Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Пассажирларның куркынычсызлык каешларын эләктермәве ачыкланган. һәлакәт урынында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100