news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районында янгын сигналы өч бала белән әниләренең гомерен саклап калган

Төнлә Никольские Сороки авылында шәхси йорт янган.

Буа районында янгын сигналы өч бала белән әниләренең гомерен саклап калган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Буа районында янгын турында хәбәр бирүче җайланма өч бала белән әниләренең гомерен саклап калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 1.55 сәгатьтә Никольские Сороки авылында йорт януы турында хәбәр килде. Ут бөтен йортны колачлап алган һәм якын-тирәдә торган сарайга күчү куркынычы булган», - дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Ярты сәгатьтән соң 84 квадрат метр мәйданда янгын тулысынча сүндерелде. Башлангыч фараз буенча, янгын сәбәбе булып, электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләре бозылу тора.

Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, 2016 елда президент программасы кысаларында урнаштырылган җайланма ярдәмендә, йорттагы өч баласы белән 42 яшьлек ана гомере коткарып калынган. Авыл советы рәисе гаиләне төнгә күршеләренә урнаштырган. Киләчәктә алар Буага китәргә җыена, анда шулай ук шәхси йортлары бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot