news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районында урып-җыю эшләренең яртысы төгәлләнгән

Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре барлык мәйданның яртысыннан артыгында башкарылган

(Казан, 30 июль, "Татар-информ"). Татарстанның Буа муниципаль районы хуҗалыкларында урып-җыю эшләре барлык мәйданның яртысыннан артыгында башкарылган.
29 июльгә бөртекле-кузаклы культуралар 16667 гектар (барлык мәйданның 53 проценты), шул исәптән көзге бодай – 715 (42,4 процент), арыш – 165 (34,1 процент), язгы бодай – 4200 (16 процент), арпа – 7900 (58,3 процент), борчак 3300 гектар мәйданда (74,1 процент) җыеп алынган.
Ындыр табакларына 19524 тонна ашлык кайтарылган, дип хәбәр итә ТР Муниципаль берәмлекләре порталы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot