news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районында Ульяновскидан килгән 50 яшьлек ир-ат батып үлгән

Ирнең гәүдәсен Олы Тилчә елгасы ярыннан өч метр ераклыкта тапканнар.

Буа районында Ульяновскидан килгән 50 яшьлек ир-ат батып үлгән
ГУ МЧС РФ по РТ

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Буа районында Олы Тилчә елгасында Ульяновскидан килгән 50 яшьлек ир батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичке тугызлар тирәсендә 112 бердәм номерына Яңа Мәртле авылы янында бер ир-атның батып үлүе турында хәбәр итәләр. Ачыкланганча, авыл халкы төш вакытында аның мотоцикл белән елга ягына киткәнен күргән булган.

Фаҗига урынына № 111 янгын сүндерү-коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре, № 1 эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре, табиблар һәм полицейскийлар килгән.

Төнге унбердә коткаручылар ярдан өч метр ераклыкта ирнең гәүдәсен тапкан һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot