Буа районында трассада йөк автомобиле астында калган машинаның йөртүчесе үлгән
Авария кичә кичке җиденчеләр киткәч Татар Биморзасы авылы янында булган.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Буа районында трассада йөк машинасы «Нива Урбан» автомобилен изгән, җиңел машинаның йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.
Кичә кичке җиденчеләр киткәч Татар Биморзасы авылы янында трассада Саратов номерлары куелган «КАМАЗ» һәм «Нива Урбан» автомобильләре бәрелешкән.

Авариядә җиңел автомобильгә бик нык зыян килгән, аның 45 яшьләр чамасындагы йөртүчесе шунда ук һәлак булган.
