news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районында транспорт һәлакәте 2 кешенең гомерен өзде, тагын каза күргән 4 кешенең берсе – сабый

Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аңлатма бирә

 (Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Бүген сәгать көндезге 3 туларга 5 минутта Татарстанның Буа районында, Казан – Ульяновск машина юлының 92 нче чакрымында Олы Фролово бистәсенә кергән турыда, транспорт һәлакәте булган.

Ике җиңел автомобиль бәрелешеп, нәтиҗәдә, 6 кеше өчен әлеге сәфәр фаҗига һәм имгәнү белән тәмамланган: 2 кеше шунда ук үлгән, 3есенең хәле урта дәрәҗәдә авыр санала, 2014 елда туган сабыйның хәле – җиңел дәрәҗәдә. Һәлакәт урынына ашыгыч медицина ярдәменең 1 фельдшерлык бригадасы барган, каза күргән 3 кеше Буа районы үзәк хастаханәсенә озатылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән алынган белешмә буенча, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү өчен 11 коткаручы, 5 берәмлек техника, шул исәптән әлеге министрлыкның 7 кешесе, 3 бершәлек техника җәлеп ителгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100