news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буа районында терлек чалу цехы эшли башлады
Монда эш өчен бөтен шартлар бар: суыткыч контейнерлар, ветеринар белгече кабинеты һәм башка җитештерү урыннары көйләнгән.
Скопировать ссылку
(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ") Татарстанның Буа районында терлек чалу цехы эшли башлады, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Заманча цех Карлы авылында ачылган. Аны шәхси эшкуар Әхтәм Каймаков төзеткән.
"Эш башлана гына әле, – ди Әхтәм Каймаков. – Шушы көннәрдә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре аттестация үткәрделәр».
Цех 500 квадрат метр мәйданны били. Монда эш өчен бөтен шартлар бар: тиешле җайланмалар, суыткыч контейнерлар, ветеринар белгече кабинеты, душ һәм башка җитештерү урыннары көйләнгән. Автоматлаштырылган цехта тәүлеккә 10 баш эре мөгезле терлек һәм 8 ат чалырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2