news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районында сулыкта 20 яшьлек егетнең мәетен тапканнар

Гадәттән тыш хәл Кыр Әнәлесе авылы янындагы буада булган.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Буа районында сулыкта 20 яшьлек егетнең мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

112 бердәм номерына Иске Әнәле янындагы буада яшь егетнең батуы турында хәбәр кичә көндез килгән.

1нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре егетнең мәетен яр буеннан 15 метр эчтәрәк су төбеннән тапкан. Аны судан чыгарып, полицейскийларга тапшырганнар.

Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана. 

Егет тыелган урында су кергән булган. Яр буенда махсус аншлаглар урнаштырылса да, ул аларга игътибар бирмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot