news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районында почта бүлеге башлыгы чит пенсияләрне үзләштергән

Районның эчке эшләр бүлеге пенсия һәм субсидияне урлау очрагы буенча тикшерү башлаган.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Буа районы почта бүлеге башлыгы чит пенсия һәм субсидияләрне үзләштергән, дип яза «Байрак» («Знамя») газетасы.

Июльдә Буа районы торак пунктында почта бүлеге башлыгы 478 мең сум күләмендә авылдашларының пенсия һәм субсидияләрен үзләштергән. Районның эчке эшләр бүлеге пенсия һәм субсидияне урлау очрагы буенча тикшерү башлаган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot