news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районында пилмән бәйрәме уза

Бер гаилә кышлыкка 600 данә пилмән, 300 мантый ясаган.

(Буа, 12 декабрь, "Татар-информ", "Байрак").  Буа районында кышлыкка терлекләр суйгач, пилмән, мантый бәйрәме уза. Бу турыда "Байрак" газетасының даими хәбәрчесе Түбән Наратбаш авылыннан Нурдания апа хәбәр итә.

Ул туганнары белән кышлыкка 600 данә пилмән, 300 мантый ясаган.

“Менә бозаулар суйгач, иткә баегач шулай пилмән, мантый ясап куябыз. Омск шәһәрендә яшәп, анда ашханәдә эшләгән Рузалия апа аерым ысул - зур итеп камырны җәймичә ясарга өйрәтте. Бик тотрыклы була, катырып 100 пилмән пакетка салып куябыз", - ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot