news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районында майлы торма үстерәләр

Киләчәктә агрофирмада майлы торманы терлек азыгы өчен дә игәргә планлаштыралар.

Буа районында майлы торма үстерәләр
buinsk-tat.ru/news/kөn-temasyi/bua-rayonynda-mayly-torma-sterlr

(Буа, 29 июнь, "Татар-информ", "Байрак"). Быел Буаның “Авангард” агрофирмасы майлы торма чәчкән.Берничә ел элек районда беренчеләрдән булып соя, аннан сары һәм ак горчица игә башладылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Агрофирма генераль директорының беренче урынбасары Расыйх Яфизов белән безнең яклар өчен ят булган әлеге культура игелүче “Үзәк” бүлекчәсенә юл алдык. Әхмәт авылына җитәрәк ак, алсу, ачык шәмәхә төсләр белән диңгез кебек чайкалучы кыр янында тукталдык. Күз явын алырлык күренеш.

Расыйх Яфизов әйтүенчә, үсемлек танылган баллы культура санала. Төп өстенлеге булып, озак вакыт – бер айга кадәр чәчәк атуы һәм салкынча һава торышында да нектар бүлеп чыгаруы тора. Аннан үзе санитар булган бу культураны бернинди химикатлар белән эшкәртергә кирәкми. Димәк, ул бөҗәкләр өчен зыянсыз. Буалы умартачылар моннан файдалана инде.

Санитар ролендә корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы көрәштә булыша. Ул хәтта бетерү авыр булган сарутны үстерми, корткычлардан каты кортны (проволочник) юк итә. Черегән сабаклары туфракка уңай йогынты ясаучы суалчаннар һәм башка биологик организмнар үрчүе өчен яхшы җирлек тудыра.

– Быел хуҗалыкта көзге культуралар өчен 6 мең гектар пар җирләре калдырылды, шуның 3200 гектарын сидераль парлар – ак һәм сары горчица, майлы торма тәшкил итә. Соңгысын 650 гектарда чәчтек, – ди Расыйх Яфизов.

Киләчәктә агрофирмада майлы торманы терлек азыгы өчен дә игәргә планлаштыралар. Бу өлкә әлегә өйрәнү стадиясендә. Әмма монда да аның файдалы якларын беләләр. Азык культурасы буларак ул тиз өлгерә, һәр гектардан уртача 300-400 центнер, ашлама керткәндә 700 центнерга кадәр уңыш бирергә сәләтле. Аны яшел масса буларак кулланырга да, башка культуралар белән кушып сенаж, силос итеп базларга да, үлән оны әзерләргә дә була. Майлы торманы көнбагыш, кукуруз белән катнаштырып игү отышлы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100