news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районында кеше яшәми торган йортта чыккан янгында ир-ат җитди зыян күргән

Янгын Боерган авылының Кызыл Октябрь урамындагы агач корылмада чыккан.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Буа районында кеше яшәми торган йортта чыккан янгында ир-ат җитди зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Боерган авылының Кызыл Октябрь урамындагы агач корылмада янгын чыккан. Өч квадрат метр мәйданда мебельгә ут капкан.

Буа Үзәк район хастаханәсенә тәненең 70 проценты пешкән ир-атны китергәннәр.

Янгынның ни сәбәпле чыгуы әлегә билгеле түгел. 

news_right_1
news_right_2
news_bot