news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районында иң алдынгы комбайнчыга "Лада Гранта" биреләчәк

Төп җиңүче көзге уңыш бәйрәмендә билгеле булачак.

(Буа, 25 август, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Буа районының "Авангард" хуҗалыгында һәр биш көн саен урып-җыюга нәтиҗә ясалып, алдынгы комбайнчыларга, чәчү агрегатлары һәм җир эшкәртүче агрегатларда эшләүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырыла. Ә көзге уңыш җыеп алынгач, барлык кыр эшләренә йомгак ясалып, алдынгы механизаторга машина биреләчәк.
 
"Узган ел урак алдынгысы Наил Хәйбулловка "Лада-Гранта" бирдек. Ул язын чөгендер чәчте, аннары аның рәт арасын эшкәртте, бөртекле ашлык суктыру комбайнына утырды. Урып-җыю эшләре беткәч, шикәр чөгендере алуга кереште. Кышын остаханәдә слесарь хезмәтен башкара, үзенә беркетелгән комбайн һәм тракторларын ремонтлый,- ди "Авангард" берләшмәсе генераль директорының беренче урынбасары Расыйх Яфизов.
 
Аның сүзләренчә, быел да мондый кызыктыру чарасы бар. Ул хезмәткәрләргә стимул бирә. Төп җиңүче көзге уңыш бәйрәмендә билгеле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100